Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Рощадагы балалар бакчасына 35 ел (+фотолар)

Зеленая Роща авылындагы балалар бакчасы үзенең 35 еллыгын кызыклы итеп, шул ук вакытта җылы атмосферада, дусларча мөнәсәбәттә билгеләп үтте.

 

1986 елда ике катлы бинада үз ишекләрен ачкан балалар бакчасының нәниләрне каршы алып, монда аларга тәрбия биреп, мәктәпкә озата-озата еллар сизелмичә дә үткән. Хәзерге вакытта бакчада төрле яшьтәге  8 бала тәрбияләнә.

Дөрес, соңгы арада балалар саны нык кимегән, моңа Зеленая Рощадагы аграр хуҗалыкның эшләми башлавы йогынты ясаган. Бәйрәмне балалар бакчасына экскурсия форматында уздырганнар. Балалар бакчасы мөдире Резеда Минязева әйтүенчә, тәрбиячеләр дә, балалар да бергә бәйрәмдә катнашканннар, костюмнар киеп, кабинетлар буенча “сәяхәт” итеп йөрдек, ди. Бакчаның исеме дә “Әкият” бит. Шулай булгач, алар бу көнне әкият геройларына әйләнгәннәр.

-    Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинетында җиһазлар шактый. Юл кагыйдәләрен өйрәнергә барлык мөмкинлекләр бар. Спортзал шулай ук үзенә тартып тора. Экология кабинетында исә бик матур гөлләр үстерәбез, - ди.

Резеда Кадыровна шулхәтле матур итеп сөйли, аның сөйләвенә ияреп, онлайн гына бакчада сәяхәттә булдым. Бакчадагы әлеге кабинетлар барысы да балаларның акыл һәм физик ягыннан үсеше өчен хезмәт итә, сабыйларда матурлык тәрбияли.

Бәйрәмгә әйләнеп кайтсак, татар теле кабинетында татар халык уеннары уйнаганнар, музыка залында исә җырлап күңел ачканнар. Бакчаның кечкенә генә музей бүлмәсе дә бар. Анда исә үткәннәрне хәтердә яңартканнар.

 Менә сигезенче ел бакча белән Резеда Минязева җитәкчелек итә. Аның белән коллективта тәрбиячеләр Рәмзия Зиатдинова (25 елдан артык эшли), Ләйлә Вагизова, кече тәрбияче – Гөлфия Вәлиева (30 елга якын хезмәт итә), Елена Идиатуллина эшлиләр. Нәниләрне тәмле ашлар белән Нурания Галимова сыйлый. Бакчадагы чисталык, җыештыру эшләре буенча Лилия Гайнетдинова җавап бирә. Бакчада сак эшендә – Лилия Исламова, Гүзәлия Солтанова.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 26 ноябрь санында укырсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев