Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әби-карчыкларга һөҗүм иткән ир-атны тотканнар

Полиция хезмәткәрләре Казандагы ике әби-карчыкка һөҗүм ясауда шикләнелүче Спас районында яшәүче ир-атны тоткарлаган. Тоткарланучы әйтүенчә, аны әлеге җинаятькә акчасы булмау этәргән. Болгарда гомер итүче 29 яшьлек ир-ат Казанга эш эзләп килгән. Әмма эш эзлисе урында тамак чылатып, урам буйлап йөрүне хуп күргән. Башта ул подъездга ияреп кереп, Р.Зорге урамында 83...

Полиция хезмәткәрләре Казандагы ике әби-карчыкка һөҗүм ясауда шикләнелүче Спас районында яшәүче ир-атны тоткарлаган.



Тоткарланучы әйтүенчә, аны әлеге җинаятькә акчасы булмау этәргән. Болгарда гомер итүче 29 яшьлек ир-ат Казанга эш эзләп килгән. Әмма эш эзлисе урында тамак чылатып, урам буйлап йөрүне хуп күргән. Башта ул подъездга ияреп кереп, Р.Зорге урамында 83 яшьлек әби-карчыкның башына кирпеч белән сугып, сумкасын урлап качкан.

Кулга кергән бар булган байлык - 1мең сум акчага тагын исерткеч эчемлекләр алган. Һәм күзенә тагын бер ялгыз карчык чалынган. Шул ук схема белән әлеге карчыкны да талаган. 75 яшьлек әби-карчыкны йорттагылар күреп алып, хастаханәгә озатырга булышкан. Бу юлы сумкада акчадан тыш кәрәзле телефон, ике банк картасы һәм аларның коды язылган кәгазь дә булган. Әлеге карталар аны 14 мең сум акчалы иткән.

Полиция хезмәткәрләре аның эзенә бик тиз чыккан. Ул гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X