Чаллының бер кибетендә орлык урлаган 61 яшьлек пенсионер ханымны тоткарлаганнар. Ул киштәдән бер өлеш орлыкны кәрзиненә салган, бер өлешен кесәсенә тутырган. Чыгып барганда аны куркынычсызлык службасы хезмәткәре туктаткан. Хәзер әбине караклык маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы көтә. Ул 1930 сумлык орлык урлаган. Сатып баерга уйлаган, күрәсең. http://www.almet-rt.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз