Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хатынны кем үтергәне ачыкланган

Без капчыкта ятмый шул, җинаятьчегә хәзер закон карсында җавап бирергә туры киләчәк. Ютазы районы тирәсендә үлгән хатын-кыз гәүдәсе табылгач та, республика тикшерүчеләре "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Эзләнә торгач, йомгакның очы күрше Башкортстанга илтә һәм төен шунда чишелә дә. Һәлак булучы 44 яшьлек хатын күрше республиканың бер авылында кызларында...

Без капчыкта ятмый шул, җинаятьчегә хәзер закон карсында җавап бирергә туры киләчәк.
Ютазы районы тирәсендә үлгән хатын-кыз гәүдәсе табылгач та, республика тикшерүчеләре "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата.


Эзләнә торгач, йомгакның очы күрше Башкортстанга илтә һәм төен шунда чишелә дә. Һәлак булучы 44 яшьлек хатын күрше республиканың бер авылында кызларында яши. Даими эш урыны булмаган хатын спиртлы эчемлекләр дә куллана торган була. Якыннары аны соңгы тапкыр гыйнвардә күргән була, ул вакытта ул фатирын сату өчен документлар җыеп йөргән мәле була. Тикшерүчеләр хатынның фатирын 650 мең сумга сатканын ачыклыйлар. Кызлары сүзләренчә, фатирын сатарга аны алар күндергән була, чөнки коммуналь хезмәтләр өчен түләмичә, аналарының хәттин бурычы җыйналган була. Документлар әзер булгач кияве фатирдагы әйберләрне гаражга илтеп куярга алына. Шул урында тикшерүчеләр хатын гәүдәсе янында табылган җәймәнең ишенә дә тап булалар. Кызларының берсе әйтүченчә, кияү кеше әниләре югалыр алдыннан аны кибеткә илтеп куярга тәкъдим ясаганын исенә төшерә. Шик шундук иргә төшә.
30 яшьлек ир-атны Краснодар өлкәсендә барган бер төзелеш объектында кулга алалар. Ул үз гаепен таный.
Әбисен үтерүне ул алдан уйлаган була. Фатирын саткач та, "эчеп һәм эшләмичә йөргән хатыннан котылу өчен" ул аны кибеткә алып барырга тәкъдим итә һәм машинасына утыртып гаражына алып китә. Шунда ул аны тимер торба кисәге белән башына сугып үтерә һәм эзләрен бутау өчен күрше республикага илтеп ташлый. Акчасын исә булган кредитларын каплау өчен тотып бетерә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев