Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек хәлдә рульгә утырып Лениногорск урамында пенсионер әбине таптаткан шоферны хөкем иттеләр

Лениногорск суды урланган машинада кеше гомере өзелүгә китергән автоһәлакәт ясаган Бөгелмә кешесенә хөкем карары чыгарды.


Узган ел азагында Бөгелмә автосервисларының берсендә эшләүче В. алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң, үзенә ремонтларга калдырылган танышының машинасына утырып, урам әйләнергә чыгып киткән.

Үзе белән тагын ике танышын да алган. Алар Бөгелмә буйлап бераз сәяхәт иткәннән соң, күрше Лениногорскины да урап килергә уйлаганнар.

 Иртәнге сәгать 5 тә Чайковский урамы ягыннан Тукай урамына борылгач та, олы юлдан сәгатенә  90-100 километр  белән баручы автомобиль тизлеген киметмәгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып,машина юлыннан читкә кереп китеп, Гагарин урамы борылышындагы  тимер киртәләрне бәрдереп үткән.

Исерек йөртүче кул астында машина бөтенләй тыңлаусызга әйләнеп, Тукай урамының җәяүлеләр аллеясына очып кергән һәм аннан килүче 82 яшьлек ханымны таптаткан. Өлкән яшьтәге кеше шул ук көнне Бөгелмә хастаханәсендә, алган яраларыннан вафат булган. 25 яшьлек исерек шофер, үзе таптаткан олы яшьтәге ханыма ашыгыч ярдәм дә чакырып тормыйча, һәлакәт урыныннан качып киткән. Соңрак аның машина белән идарә итәргә хокук бирүче таныклыгы да булмавы ачыкланган.
Суд утырышында хөкем ителүче ике эпизод буенча да гаепне таныган. РФ Конституциясенең 51 нче маддәсеннән файдаланып, үз-үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Суд тикшерүе барышында аның гаеплелеге зыян күрүчеләрнең, шаһитларның күрсәтмәләре, җинаять эшенең тикшерелгән һәм игълан ителгән материаллары белән исбатланды.

В.га  җәза билгеләгәндә, суд аның уңай характерлануын, элек хөкем ителмәвен, шулай ук кайбер йомшартучы хәлләрне, гаепне тулысынча тануын, хөкем ителүченең яшен, җинаятне тагы да катгыйлата төшүче хәлләрнең булмавын игътибарга алды.

Суд тикшерүе барышында һәлак булган ханымның кызы, ягъни зыян күрүче, мораль зыянны 1 млн. сум күләмендә компенсацияләү турында дәгъва белдергән. Хөкем ителүче хөкем карары чыгарганчы 50 мең сум акчаны кире кайтарып, дәгъва таләпләре белән килешкән.

Суд В.ны ике җинаять эпизоды буенча да гаепле дип тапты һәм 3 елда 3 айга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук 2 ел дәвамында транспорт чаралары белән бәйле эшләрдә эшләүне тыйды.

Зыян күрүченең гражданлык дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Республикасы  Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев