Заман сулышы

Кәефне күтәрү өчен дару кулланган

Муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелегендә шушы көннәрдә балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Анда егет-кызларның тиешсез урында скутерда йөрүләре, спиртлы эчемлек һәм наркотик матдә кулланулары һәм башкалар белән бәйле төзелгән беркетмәләр каралды. 2000 елгы егеткә төзелгән беркетмәдә сүз аның иптәш малае белән авыртуны баса торган бер...

Муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелегендә шушы көннәрдә балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Анда егет-кызларның тиешсез урында скутерда йөрүләре, спиртлы эчемлек һәм наркотик матдә кулланулары һәм башкалар белән бәйле төзелгән беркетмәләр каралды.


2000 елгы егеткә төзелгән беркетмәдә сүз аның иптәш малае белән авыртуны баса торган бер дару кулланып, агулануы турында иде. Дусты, аның әти-әнисе өйдә юклыгын белеп, бераз кәефне күтәреп алырга тәкъдим итә. Ул: "Әйдә, кәефне күтәрик, акылны җуеп алыйк, бик кызык булачак!" ди. Малайга тансык, ул бик тиз ризалаша һәм алар күп итеп дару куллана. Бераз вакыттан соң 2000 елгы егетне әнисе күреп ала һәм өйгә керергә чакыра. Ә малайның "башы киткән", йөрешендә рәте юк. Әнисе гаҗәпләнеп: "Бер дә юктан көлә, үзе нидер сөйли", дип искә алды комиссиядә. Ул "ашыгыч ярдәм" чакырта һәм улының гомерен саклап кала. Комиссия әгъзалары, иң беренче чиратта, малайның әти-әнисенә шелтә белдерде. Ни өчен алар баланы күзәтүсез калдырган? Әти-әни кисәтүне игътибарга алып, башка мондый хәл булмас дип сүз бирде. Шунысы кызык: беренчедән, әлеге малайларга даруханәдә нигә сатканнар әлеге даруны? Чөнки бәясе дә арзан түгел. Икенчедән, нигә әз генә булса да шикләнмәгәннәр? Алар бит әлеге даруның сыйфатларын бик яхшы белә.
1995-1998 елгыларга карата төзелгән беркетмәләр күңелдә борчу тудырды. Ни өчен дигәндә, алар, яшь булуына да карамастан, сыра эчә, тәмәке тарта, башкасын да тартып карый. Күбесе авыл баласы, әти-әнисе яныннан шәһәргә укырга китеп, иреккә чыккан кош сыман, кая барырга, нишләргә белми. Аларга бөтен нәрсә тансык, күбесе әйтмешли: "Татып карагач кына нәрсә икәнен беләсең шул!" диләр. Менә татыдың һәм наркологка исәпкә дә куелдың. Әле шунысы да бар, бу яшүсмерләр күзгә карап алдаша, тартмадым, эчмәдем дип, әти-әнисен ышандырырга тели. Ләкин анализлары аларның наркотик матдә кулланган булуларын күрсәтә. Нәтиҗәдә, алар исәпкә алынды һәм һәрдаим күзәтүдә торачаклары ачыкланды.
Шәһәрдә, яисә авыл җирендә скутерда йөрүчеләр артып китте. Кая карама, рульдә балигъ булмаган егет-кызлар йөри. Комиссия утырышында да полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган балаларга карата төзелгән беркетмәләр тикшерелде. Күпчелек балага скутерны әти-әнисе йә туган көнгә бүләк итә, йә баланың күңелен күрәсе килеп, йөрергә өйрәнсен дип, сатып ала. Надежда Шалдаева сүзләренчә, балага 16 яше тулмыйча скутерда йөрергә ярамый, гәрчә аңа йөртү таныклыгы кирәкмәсә дә. Шунысын да әйтергә кирәк, быел Татарстанда скутер белән бәйле алты дистәдән артык үлем очрагы теркәлгән. "Шуңа да, ата-аналар, балаларыгызга скутер сатып алырга ашыкмасагыз иде",- диде ул.
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә борчулы да, шатлыклы да хәбәрләр ишетергә мөмкин. Мәсәлән, 1996 елгы яшүсмергә карата төзелгән беркетмә уңай якка үзгәрде. Ул IX сыйныфтан соң нефть техникумына укырга кергән. Ләкин берничә көннән соң, укый алмавын аңлап, кабат мәктәпкә кайтып, укуын дәвам итәргә була. Комиссиядәгеләр ризалык белдереп, укуын "5"легә генә тәмамлавын теләде.
Утырыш тәмамлангач, күңел тулы уйлар белән бүлмәдән чыктым. Комиссиягә килгән балаларны күреп, бер мизгелдә балачагымны күз алдыннан кичердем. Без ишегалдында көлеп, шаярып, уйнап йөрсәк, хәзерге заман балалары спиртлы эчемлек, әллә нинди сыекчалар кулланып кәеф күтәрә, урлау-талауга өстенлек бирә. Яшьләр бу гамәлләре белән нәрсә күрсәтергә тели? Безнең киләчәк яшьләр кулында, дип әйтү бүгенге көндә әһәмиятен югалтмаганмы?
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: