Заман сулышы

Комиссия тег белән яңалыклар

  • 19 июнь 2015 - 17:06
    Комиссиягә пистолет белән....
    Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә бер яшүсмер пистолет белән килгән. Сак хезмәткәрләре аның "уенчыгын" тиз арада күреп, алалар. Аның уенда нәрсә булгандыр? Билгесез. Шулай да, ул аны кулланырга да мөмкин иде. Ана сүзләренчә, улы соңгы вакытта идарә итеп булмаслыкка әйләнгән. Улының язмышы хәзер хокук сакчылары кулында. http://leninogorsk-rt.ru/
    462
    0
    0
  • 25 июль 2014 - 06:20
    Алты айда 28 кеше җәрәхәтләр алган
    Лениногорск эчке эшләр бүлегендә шәһәр һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Ул башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә үтте. Утырыш алдыннан видеоконференция режимында Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең 2014 елның 1 яртыееллыгы нәтиҗәләре...
    443
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 11:36
    Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы
    Мәктәпләрдә бөтен игътибарны имтиханга юнәлтеп, тәрбия мәсьәләсе икенче планда калмады микән? Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләне күтәрделәр. Балаларда агрессивлык, культурасызлык, алдашу, урлашу кебек сыйфатларның үсүе күбебезне борчый. Кайбер ата-ана, укытучылар укучыларның бер-берсенә карата шулкадәр ачулы, нәфрәтле булуына шакката. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча...
    1198
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 10:51
    Лениногорскида наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
    Мэриянең актлар залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда 2013 елда муниципаль районда наркотиклар белән бәйле хәл торышы, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркоманияне кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Министрлар Кабинеты аппаратының наркотикларга каршы көрәш...
    590
    0
    0
  • 25 март 2013 - 10:29
    Лениногосркида күпфатирлы йортларны комиссия тикшерә
    Коммуналь хезмәт, миграция хезмәте, полиция хезмәткәрләреннән торган комиссия күпфатирлы йортларга рейд ясый. Алар су һәм ут исәпләгеч приборларын тикшерәләр, күрсәткечләрнең дөреслеген карыйлар. Рейд 18.00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр дәвам итә. Максаты - торак фондындагы закон бозуларны кисәтү.
    428
    0
    0
  • 21 сентябрь 2012 - 04:04
    Кәефне күтәрү өчен дару кулланган
    Муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелегендә шушы көннәрдә балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Анда егет-кызларның тиешсез урында скутерда йөрүләре, спиртлы эчемлек һәм наркотик матдә кулланулары һәм башкалар белән бәйле төзелгән беркетмәләр каралды. 2000 елгы егеткә төзелгән беркетмәдә сүз аның иптәш малае белән авыртуны баса торган бер...
    476
    0
    0
Реклама