Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хурлаган өчен 40 мең сум штраф

– Власть вәкилен хурлаган өчен нинди җаваплылык каралган, шуны аңлатуыгызны сорыйбыз. А. Александрова.

– Рф УКның 319нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, вазифасын башкарганда власть вәкилен хурлаган өчен аерым санкцияләр каралган, – дип җавап бирә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова. – 40 мең сумга кадәр яисә гаепләнүченең 3 айлык хезмәт хакы күләмендә яисә башка табышы кадәр штраф салынырга яисә ул 1 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрелергә мөмкин.
– Ә кем ул власть вәкиле?
– Хокук саклау яисә конт­рольлек итүче органның вазифаи заты, яисә закон тәртибендә тиешле вәкаләтләре бирелгән зат власть вәкиле булып санала.
Конкрет власть вәкиленең намусын һәм абруен төшерү хурлау буларак кабул ителә. Һәр очрак судта мораль нормалардан чыгып карала. Хурлауның тышкы формалары төрлечә булырга мөмкин (сүз, хәрәкәт, эш аша, язма һәм башка төрле).

http://yashel-uzan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X