Коронавирус турында фейк-яңалык өчен чираттагы татарстанлыга штраф салынды
Фейк-яңалык өчен тагын бер татарстанлы штрафка тартылган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат социаль челтәрдә Әлмәттә зарарланган кешеләр саны биш кешегә кадәр җиткән, ә рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, үлем очракларының саны күпкә күбрәк булуы турында язган.
Бу яңалык полиция хезмәткәрләрен кызыксындырган.
30 мартта шәһәр суды «мәзәкче»не ялган мәгълүмат тараткан өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган һәм интернеттан файдаланучылар алдында гафу үтенгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев