Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида биш баланың гомерен өзгән янгын буенча эш судка тапшырылды

Лениногорск районы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше судка кадәр барып җитте. Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде. Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп...

Лениногорск районы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше судка кадәр барып җитте. Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде.

Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп бетерә алмадым. Үз гаебем барлыгын тоям, фаҗиганы бик авыр кичерәм", - дигән авыл башлыгы тикшерү эше барышында.

Тикшерү органнары фаразы буенча, авыл җирлеге башлыгы күп балалы гаилә яшәгән йортка газ бирүнең туктатылуын, шул сәбәпле электр җылыту җиһазлары файдаланылуын белгән. Әмма булышу өчен чара күрмәгән.

Янып үлгән 5 балага 10 яшь тә тулмаган иде...

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X