Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида пенсионер ир-ат 8 яшьлек кыз баланы көчләгән

Татарстан тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләр 61 яшьлек Петр Окуневка карата хөкем карары чыгарырга җитәрлек дип табылды. Суд аны Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе (14 яше тулмаган баланы көчләү, 14 яше тулмаган балага карата, аның ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып, көч кулланып җенси характердагы башка гамәлләр кылу)...

Татарстан тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләр 61 яшьлек Петр Окуневка карата хөкем карары чыгарырга җитәрлек дип табылды.

Суд аны Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе (14 яше тулмаган баланы көчләү, 14 яше тулмаган балага карата, аның ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып, көч кулланып җенси характердагы башка гамәлләр кылу) буенча хөкем итте.
Суд һәм тикшерү тарафыннан ачыкланганча, әлеге хәл быелның 26 гыйнварында Лениногорскида була. Исерек хәлдәге Окунев бергә торучысының фатирында, өлкәннәр өйдә булмаудан файдаланып, дустының 8 яшьлек кызын көчли.
Ир-ат үз гаебен танымады һәм күрсәтмә бирүдән баш тартты. Суд аны тикшерүчеләрнең үтенече буенча сак астына алган иде.
Инде Петр Окунев кылган гамәлләре өчен хөкем ителде - суд аны 17 елга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы колониягә озату карарын чыгарды.
intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined