Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида пенсионерны талаган каракларны тотканнар

12 мартта көндез 76 яшьлек пенсионер ханымның ишеген ике ир-ат шакый. Хуҗабикә ишекне ачарга өлгерми, ирләрнең берсе хатынны идәнгә ега һәм кыйный башлый. Алар акча таләп итә. Курыккан пенсионер сумкасының кайда икәнлеген күрсәтә, анда 5 мең сум акча була. Караклар шуны алып кача. Полиция вәкилләре каракларны тиз арада тота. Аларга...

12 мартта көндез 76 яшьлек пенсионер ханымның ишеген ике ир-ат шакый.

Хуҗабикә ишекне ачарга өлгерми, ирләрнең берсе хатынны идәнгә ега һәм кыйный башлый. Алар акча таләп итә. Курыккан пенсионер сумкасының кайда икәнлеген күрсәтә, анда 5 мең сум акча була. Караклар шуны алып кача.

Полиция вәкилләре каракларны тиз арада тота. Аларга йорт фасадында урнашкан видеокамера ярдәм итә. Анда каракларның йөзе, киемнәре ачык күренгән.

Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр кулга алынды дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Алар 36 һәс 32 яшьлек, беркайда да эшләмәүчеләр, элек тә хөкем ителгән булганнар.

фото: /yandex.ru/images/search?text=полицейский%20маячок%20фото&img_url=https%3A%2F%2Ftribwpix.files.wordpress.com%2F2014%2F05%2F477945005.jpg&pos=0&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев