Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида “урман гүзәле”н кисүчеләр тотылды.

12 данә чыршы агачы законсыз рәвештә урман кисүчеләр кулы тарафыннан һәлак булды. "Татнефть" җәмгыяте ун елдан артык көньяк-көнчыгыш төбәгендә урам, парк-скверларны яшелләндерү буенча эшчәнлек алып бара. Яшеллек нефтьчеләр инициативасы белән Компаниянең нефть объектларында, гомум кулланылучы юл буйларында барлыкка килә. Әнә шулай алар экологияне чистартуда өлеш кертәләр. Тик Яңа ел бәйрәмнәре...

12 данә чыршы агачы законсыз рәвештә урман кисүчеләр кулы тарафыннан һәлак булды.

"Татнефть" җәмгыяте ун елдан артык көньяк-көнчыгыш төбәгендә урам, парк-скверларны яшелләндерү буенча эшчәнлек алып бара. Яшеллек нефтьчеләр инициативасы белән Компаниянең нефть объектларында, гомум кулланылучы юл буйларында барлыкка килә. Әнә шулай алар экологияне чистартуда өлеш кертәләр. Тик Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "урман гүзәлләренә" тынгылык юк.

Менә быел да электр пычкысы белән коралланган урман кисүчеләр пәйда булды. Алар берничә чыршыны кисеп, КамАЗ кузовына төяп, Карабаш ягына юнәлә. Анда идарәче компания хезмәткәрләре эшли торган була. Шунысы бар: әлеге хокук бозучыларның башында "Елочка" операциясе белән җитәкчелек иткән директор торган.

Урман каракларын "кайнар эзләр" буенча тотарга "Лениногорскнефть" идарәсе операторы булыша. Ул җитәкчесенә шалтыратып, билгесез кешеләрнең агачларны машина кузовына төяүләрен әйтә, җитәкчелек үз чиратында идарәнең куркынычсызлык хезмәтенә хәбәр итә. Берничә минуттан "ТН-Охрана", "Витязь" шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре юлга кузгалып, йөк машинасын тота.

Бер өч метрлы һәм метр ярымлы биш кечкенә чыршы автомашина кузовында була әле. Шуннан сак хезмәткәрләре киселгән агачларны илткән урынны да барып карый. Карабаштагы идарәче компания ангарында тагын алты чыршы агачлары аунап ята торган була. Ир-атлар "урман гүзәлләрен" сату нияте белән кискән. Матди зыян 16 мең 451 сум тәшкил итә. Каракларга Лениногорск районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев