Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы музыка тавышын киметергә кушкан өчен, улын үтерүдә гаепләнә

Фаҗига 4 сентябрьдә Лениногорскида булган.



Корсагы пычак белән яраланган 31 яшьлек ир үлгән. Үтерүдә аның 54 яшьлек әтисе гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче танышы белән үз йортының ишегалдында эчкән. Алар янына, музыка тавышын киметүләрен сорап, күршесе кергән. Ир аның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарткан, шул вакытта өйдән гаепләнүченең 31 яшьлек улы чыккан һәм күршесен яклап сүз әйткән.

«Нәтиҗәдә, ата белән улы сугыша башлыйлар, өйгә кергәч, гаепләнүче улының корсак тирәсенә пычак белән кадый. Берничә сәгатьтән, алган ярадан, улы хастаханәдә үлә», — дип сөйләделәр Тикшерү комитетында.

Әлеге факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү судтан Лениногорскида яшәүче 54 яшьлек ир-атны сак астына алуны сорый.

 

https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1607313/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев