Заман сулышы

Лениногорскилы интернетта комментарий язган өчен штрафка тартылган

Лениногорскида интернеттагы бер хәбәргә комментарий язган хатын-кызны гаепле дип таптылар. 2016 елның 31 декабренә каршы төндә бер ирне бик каты кыйнаулары турындагы хәбәр астына 33 яшьлек ханым язган сүзләр экстремистик характерда дип табылган. Экспертлар фикеренчә, ханым язган комментарийда Урта Азия халыкларына карата түбән караш бар. Һәм бу милләтара дошманлык уятырга...

Лениногорскида интернеттагы бер хәбәргә комментарий язган хатын-кызны гаепле дип таптылар.

2016 елның 31 декабренә каршы төндә бер ирне бик каты кыйнаулары турындагы хәбәр астына 33 яшьлек ханым язган сүзләр экстремистик характерда дип табылган. Экспертлар фикеренчә, ханым язган комментарийда Урта Азия халыкларына карата түбән караш бар. Һәм бу милләтара дошманлык уятырга тырышу буларак та каралырга мөмкин. Нәтиҗәдә административ эш кузгатылып, шәһәр суды ханымны штрафка тарткан.

http://almet-rt.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: