Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәтле ярты миллион сумлык алтын урлап качкан

Самара шәһәрендә полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче 37 яшьлек әлмәтлене тоткарлаган.

 

Кибеткә һөҗүм итү турында беренче хәбәр 27 ноябрь көне килә. Металлурглар проспектындагы сәүдә ноктасы хезмәткәре көн уртасында бер  ир-атның керүе һәм пистолетка охшаган предмет белән янап, кассадан 6000 сум акча алып качуы турында сөйли. Бер көннән соң полиция хезмәткәрләре шундый өч җинаять турында хәбәр ала. Тасвирлама буенча,  җинаятьне шул бер үк кеше кылган.

Совет Армиясе урамындагы азык-төлек кибетендә ир-ат ун кап тәмәке һәм бер мең сум акча урлаган. Киров проспектындагы оптика салонында ул 7000 сум акча алган була. Ике очракта да һөҗүмче пистолет белән янаган. Ә Металлурглар проспектындагы ломбардта ир витринаны ватып, ярты миллион сумлык алтын урлап качкан.

Полиция хезмәткәрләре әлеге очраклар буенча «талау нияте белән һөҗүм итү» маддәсе буенча өч җинаять эше һәм «талау»маддәсе буенча бер җинаять эше кузгаткан. Оператив-эзләү чаралары вакытында җинаятьченең шәхесен ачыклауга ирешәләр. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгән Әлмәт кешесе булып чыга. Хокук сакчылары аны яшәү урыны буенча тоткарлый. Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Әлмәтлене сак астына алдылар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте.

 

"Әлмәт таңнары"

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев