Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

"Мәхәббәт маҗаралары"н видеога төшереп тараткан ир-атны хөкем көтә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча бүлеге тарафыннан әлеге җинаять эше тикшерелеп беткән. 30 яшьлек Рафаэль нуруллов РФ Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаепләнелә. Эш судка тапшырылган. Тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, быелның 4 июнендә аек хәлдә булмаган Нуруллов бер кафеда үзенең 19 яшьлек дус кызы белән...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча бүлеге тарафыннан әлеге җинаять эше тикшерелеп беткән.

30 яшьлек Рафаэль нуруллов РФ Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаепләнелә. Эш судка тапшырылган.

Тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, быелның 4 июнендә аек хәлдә булмаган Нуруллов бер кафеда үзенең 19 яшьлек дус кызы белән җенси мөнәсәбәткә керә һәм әлеге гамәлләрен кәрәзле телефоны ярдәмендә видеога төшерә. Болай эшләргә кыздан рөхсәт алынмаган була. Соңрак, кабат кызның рөхсәтеннән башка, әлеге видеоязма уртак дусларга таратыла.

Бу хакта белеп алган кыз хокук саклау органына гариза яза. Эксперт комиссия әлеге видеоязманы порнографик язма дип бәяләде.

Суд карары нигезендә сак астына алынган Нуруллов үз гаебен танымаган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев