Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан районында ана 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексы (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Баланың анасы элегрәк психиатрия хастаханәсендә дәваланган һәм берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга омтылган, дигән...

8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексы (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Баланың анасы элегрәк психиатрия хастаханәсендә дәваланган һәм берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга омтылган, дигән мәгълүмат бар. Фаҗига булган көнне ул иренә шалтыратып, уксус эссенциясе эчкәне турында хәбәр итә. Ире тиз ара өенә кайтып җитеп, ашыгыч хезмәтләрне чакыра. Ул баланы үле килеш, ә хатынын аңсыз килеш күрә. Хатын хастаханәдә җан бирә.
Тикшерү барышында баланың тәненә кан сауган, җәрәхәтләнгән, хатын-кызның сул иңбашында киселгән җәрәхәт табалар.
Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Төрле экспертизалар, шул исәптән, үлгән анага психологик-психиатрия экспертизасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Чыганак: ntertat.tatar/hewef_heter/mamadyshta-fa-iga-6-aylyk-balasyn-terg-n-ana-z-zen-kul-salgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев