Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда мәктәп-интернат җитәкчесе азык-төлек урлауда шикләнелә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Лаеш мәктәп-интернаты җитәкчесе 44 яшьлек Венера Дәүлиевага карата җинаять эше кузгаткан.

“Татар-информ” язуынча, ул Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче часте буенча мошенниклыкта шикләнелә.
 
Тикшерү фаразлаганча, 2017 елның маеннан 2018 елның апреленә кадәр Дәүлиева мәктәп-интернатның йөртүчесенә АЗС ларда ягулык материаллары өчен түләү турында чекларын беркетеп, беркая бармаган эш машинасына кәгазьләрне тутырту турында законсыз күрсәтмәләр биргән. Законсыз сарыф ителгән бюджет акчасы 114 мең сум тәшкил итә.
 
Моннан тыш шул ук вакытта Дәүлиева пешекчеләргә кухнядан һәм складтан азык-төлек чыгарырга һәм аңа тапшырырга кушкан. Шул рәвешле, 234 мең сумлык продукт урланган.
 
Шулай ук, аның мәктәп-интернатка туклану продуктлары китерүче фирма аша берничә тапкыр акча үзләштерүе ачыкланган. 2018 елның мартында Дәүлиева азык-төлек продуктлары китерү турында ялган килешү буенча 50 мең акча юнәткән. Нәтиҗәдә, продуктлар складка китерелмәгән. Хәзерге вакытта Дәүлиева тоткарланган. Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

http://matbugat.ru/news/?id=22295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев