Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Түләмәгән штраф өчен лениногорскилы административ җаваплылыкка тартылган

Лениногорск суды, үзенә йөкләтелгән штрафны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган затның шикаятен, канәгатьләндермичә калдырды.

Моннан беркадәр вакыт элек шикаять белдерүчене  ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлекне арттырган өчен штрафка тарткан булган. Әмма ул штрафны вакытында түләмәгән һәм моның өчен административ җаваплылыкка тартылган. Тик җәмәгать судьясы карары белән килешмичә, карарның  күчермәсен алмавын, штраф салу турындагы мәгълүматларны судтан алуга- штрафны  түләвен күрсәтеп, Лениногорск шәһәр судына  шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

ЮХИДИ хаты хокук бозучының яшәү адресы буенча почта бүлегенә юлланган, ул хатны почтадан барып алырга тиеш булган, почта бүлегеннән аңа хат турында хәбәр иткәннәр.  Хат артыннан килүче булмагач, саклау срогы чыгу сәбәпле ул җибәрүчегә кире  әйләнеп кайткан.

 Суд ,шикаять бирүченең дәлилләре элек кабул ителгән карарны үзгәртерлек көчкә ия булмавын, штрафның билгеләнгән вакыттан соң түләнүе дә моны үзгәртерлек хокукый көч булмавына басым ясады.

Җәмәгать судьясының карары үзгәрешсез калдырырылды,  җавапка тартылучының шикаяте - канәгатьләндерелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев