Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Улы белән үзен шартлатырга теләгән Татарстан кешесен хөкем иттеләр

Ютазы районында яшәгән 28 яшьлек Андрей Никифоров 9 ел да 5 айга кырыс режимлы колониягә озатылды. Ул үзен һәм 6 яшьлек улын шартлатырга теләгән иде. Узган елның 14 ноябрендә Урыссу бистәсендә әлеге адәм өйдә газ конфоркаларын ачып, әнисен үтермәкче була. Әмма шартлау булмый кала. Шуннан ул улы белән дачага китә,...

Ютазы районында яшәгән 28 яшьлек Андрей Никифоров 9 ел да 5 айга кырыс режимлы колониягә озатылды. Ул үзен һәм 6 яшьлек улын шартлатырга теләгән иде.
Узган елның 14 ноябрендә Урыссу бистәсендә әлеге адәм өйдә газ конфоркаларын ачып, әнисен үтермәкче була. Әмма шартлау булмый кала. Шуннан ул улы белән дачага китә, 80 литр сыйдырылышлы баллондагы газны чыгарып бетерә һәм шырпы сыза. Шартлау аркасында йортның түшәме җимерелә, янгын чыга. Бәхетенә күрә бала вакытында чыгып өлгерә.
Бераз соңрак гадәттән тыш хәл булган урынга янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр килеп җитә, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатыла. Беренче ярдәм күрсәтелгәч бала өенә озатыла, Никифоровның тәне 3 нче дәрәҗәдә пешә.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев