Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бу акчага яшәп кара

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. ТР икътисад министры...

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.



ТР икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, пенсиягә федераль социаль өстәмәләр пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомум күләме Россия субъектларында пенсионерның яшәү минимумы зурлыгына җитәрлек итеп билгеләнә.

"Пенсияләренә социаль өстәмәләрне хезмәт хаклары турында архив мәгълүматлары сакланмаган, эш стажлары биш елдан кимрәк булган һәм элек хезмәт хакы аз түләнгән тармакларда эшләүчеләр, шулай ук туендыручыларын югалту сәбәпле пенсия алучы балалар керә", - диде министр.

Ул билгеләп узанча, агымдагы елның 1 сентябренә Татарстанда пенсияләренә федераль социаль өстәмәне 44 мең пенсионер ала, бу барлык пенсионерларның 4 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда федераль бюджеттан федераль социаль өстәмәгә чыгымнарның гомум күләме 453 млн сум тәшкил иткән. "Бу быелга закон белән расланган пенсионерның яшәү минимумы күләменнән 19,3 процентка яки 1216 сумга артыграк. Искәртеп узам: ул 6310 сум тәшкил итә", - дип аңлатып узды А.Здунов.
"Татар информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X