Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскида яңа парк ачылды

Лениногорскиның нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонда тантаналы төстә балалар паркы ачылды. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Әлеге районда торак йортлар саны елдан-ел арта барды, шуның белән бергә, кайчандыр ташландык булган җирләр төзекләндерелгән уңайлы урынга әйләнер, дигән ышаныч та ныгыды. 2013 елда монда нефтьчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы...

Лениногорскиның нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонда тантаналы төстә балалар паркы ачылды. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге.


Әлеге районда торак йортлар саны елдан-ел арта барды, шуның белән бергә, кайчандыр ташландык булган җирләр төзекләндерелгән уңайлы урынга әйләнер, дигән ышаныч та ныгыды. 2013 елда монда нефтьчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы барлыкка килде һәм аның янындагы ташландык җирдәге паркны төзекләндерергә кирәк, дигән идея туды. "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовның әлеге инициативасын "Татнефть" Компаниясе җитәкчелеге хуплады. Һәм менә гаилә белән ял итәр өчен барлык мөмкинлеге булган паркның символик ачкычы хезмәт күрсәтүче идарәче оешмага тапшырылды.


Озак көтелгән объектны ачу тантанасында "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" җәмгыятенең профсоюз комитеты һәм Норвегиянең нефть һәм газ профсоюзы вәкилләре - мактаулы кунаклар булды. Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Рафаил Сәитович нефтьчеләр бүләк иткән паркның, чыннан да, бик кирәк булуын билгеләп үтте. Микрорайонда яшәүче генә түгел, шәһәр балаларына ялларын күңелле итеп үткәрергә менә, дигән парк барлыкка килде. Ә сабыйларның бу бүләккә шат булуы әллә кайдан күренеп тора. Төрле яшьтәге малай һәм кызлар таучык һәм лабиринтларны "штурмга алды", волейбол уйнады, спорт тренажерларында төрле күнегүләр ясады, зур курчаклар белән фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X