Заман сулышы

ЧЕБУРЕК ПЕШЕРӘБЕЗ

Камыр: 2 йомырка 80 г атланмай 4 стакан он 1 стакан су тоз эчлек: 800 г ит фаршы 300 г яшел суган кыягы 2-3 суган 1 йомырка тоз, борыч кыздыру өчен үсемлек мае Тоз сибеп тугланган йомырканы эретелгән суык майга салырга. Аз-азлап он, салкын су өстәргә. Каты камыр басарга. Эчлек...

Камыр:
2 йомырка
80 г атланмай
4 стакан он
1 стакан су
тоз
эчлек:
800 г ит фаршы
300 г яшел суган кыягы
2-3 суган
1 йомырка
тоз, борыч
кыздыру өчен үсемлек мае
Тоз сибеп тугланган йомырканы эретелгән суык майга салырга. Аз-азлап он, салкын су өстәргә. Каты камыр басарга. Эчлек өчен суган һәм яшел суган кыягын вак итеп турарга.
Ит фаршы белән суганны кушып, йомырка сытарга. Аз-азлап салкын су өсти-өсти, куе каймак куелыгына җиткерергә. Тәменчә тоз, борыч сибәргә.
Камырны 12-14 тигез өлешкә бүләргә. Һәркайсын тәлинкә зурлыгында җәеп, уртасына эчлек салырга. Җәемне урталай каплап, кыйрыйларын бөгәргә һәм чәнечке белән басарга.
Чебурекны кызган майда 10ар минут пешерергә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: