Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк балалары китапны табигать кочагында укый

Иске Иштирәк китапханәсе балаларны китап укуга кызыксындыруның яңа алымын куллана:

бераз вакытка китапханә табигать кочагына күчә, аланда китап укуны оештыралар.

Иске Иштирәк авылы китапханәчесе Светлана Шакирова әйтүенчә, табигатьтә китап укуны балалар ошата. “Балаларга һәрвакыт яңалык кирәк, китап укуга җәлеп итү максатыннан без – китапханәчеләр төрле алымнар кулланабыз. Безнең тәҗрибәдә – авылның табигать кочагында китап уку. Әлбәттә, хәзер җәй айларында урамда, саф һавада кызыклы әсәрләр, китаплар белән танышу – иң яхшысы. Безнең Иске Иштирәктә яраткан урыныбыз – Биккинә чишмәсе бар. Ул чишмәбез төзекләндерелгән, тирә-ягы матур, чиста. Утырырга урыннар да бар, шулай ук беседкасы да бар. Анда кереп тә китаплар укыйбыз, чишмәнең үзе янында булабыз. Балалар уйнап та ала”,- дип сөйли Светлана Шакирова.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында  укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев