Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгердән Люция Кәшиповалар йортында мал-туар тавышы тынмый

Элегрәк заманнарда сыеры булган йорт – бәхетле, киләчәк көнгә өметле йорт булып санала иде. Иртә таңнан мөгери-мөгери көтүгә китеп баручы сөтлебикәләр авылда яңа өметләр белән яңа көн тууын хәбәр итүче бер билге булып тора иде.

 


 Авылларда сыер тотучылар юк диярлек, мал-туар асрау сыман катлаулы эшкә алынучылар бармак белән санарлык. Әмма  әлеге иге-чиге булмаган авыр хезмәтне  башкаручылар юк түгел.  Районның Иске Шөгер авылында яшәүче, шушы юнәлештә үзмәшгуль булган  Люция Кәшипова – аларның берсе.

-Тормыш иптәшем Альберт маллар асрау турында сүз кузгаткач, мин тешем-тырнагым белән каршы булдым. Ул башлап миңа  үзенең үгезләр алып симертергә нияте булганлыгын  әйтте, мин аңа алма да, карамыйм да, көтүгә дә тормыйм дидем. Ул вакытта үзем нәкъ шулай уйлый да идем, бу минем өчен чит, аңлаешсыз һәм бик авыр эш иде, -ди Люция ханым.

Моннан нибары җиде ел элек кенә авыл хуҗалыгы  хезмәтен күз алдына да китермәгән, китермәү түгел, бөтенләй башка юнәлештә, чигү сәнгате белән шөгыльләнгән Люция ханым, бүген үз шәхси хуҗалыгының  тәмле сөт-каймагы, эремчек, мае белән Иске Шөгердә яшәүчеләрне генә түгел, Шөгер халкын да сөендереп тора.

Әлбәттә эш, кәгазьдә язылганча шома гына булмаган. Люция Кәшипова Иске Шөгер авылында туган, шунда ук укыган. 1992 нче елда алар тормыш иптәше Альберт белән гаилә корганнар.  Люция  ун еллап элемтә бүлегендә эшләгән, Альберт машина йөрткән,  уллары Салават һәм кызлары Ләйләне тәрбияләгәннәр.

Үзмәшгуль булып китүе турында Люция ханым бүген кызык итеп сөйли: “Миңа  элемтә бүлегеннән китәргә туры килде, шәхси эшләрен башлаучыларга дәүләт 53 мең сумлык  акчалата ярдәм бирә иде, без шул акчага өч үгез алып кайттык. Аларны симертеп саткач, янә үгез карарга киттек, барган җирбездә бер  бик матур танага юлыктык, яраттык без шул тананы, сатучы безгә, икене алсагыз- юньрәк сатам, ди. Ничек шундый отышлы тәгъдимгә каршы киләсең, тагын бер үгез һәм ике тана алып кайттык. Таналар ике сыер булып үсеп җиттеләр, икесе дә күп сөт бирә, сөт-каймак, эремчек суыткычка сыймый башлады. Аптырагач, күршеләргә кирәкмиме икән дип, алардан сорадым. Эшмәкәрлегемнең башы шул булгандыр инде”.

Халык телендә юкка гына “күңел курка, кул эшли” димиләр бит, кыяр-кыймас, зур шикләнүләр белән башланып киткән эш, бүгенге көндә Люция ханым белән аның тормыш иптәше Альбертның яшәү рәвешенә әйләнгән: аларның эш көне иртәнге дүрттән алып, ярты төн җиткәнче дәвам итә. Өч  баш үгездән башланып киткән шәхси хуҗалык бүгенге көндә, эресен-вагын исәпкә алганда, 30 башка җиткән. Шул чаклы зур хуҗалык белән, билгеле инде ниндидер башка мавыгулар, ял турында хәтта уйларга да вакыт калмый.

“Без көне-төне  гел шул мал-туар арасында, аларны карап-ашатып, сыерларны саугач, сөтне дә эш итәсе бар бит әле.  Аннары әзер  продукцияне адреслар буенча таратып чыгабыз. Җәй көннәрендә көтүне дә үзебез рәт көтүе белән көтәбез, бездә маллар күп булгач, җәй буена көтәргә туры килә”, - ди Люция ханым.

Исламия Галимова

Язма тулысынча "Заман сулышы"нда басылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев