Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Өлеш пешерәбез

Камыр: 250 г маргарин, 1 йомырка, 0,5 стакан сөт, 2 стакан он, 1 чәй калагы чүпрә, 0,5 чәй калагы тоз. Эчлек: 200-300 г сөяксез тавык ите, 3-4 бәрәңге, 2 суган, тоз, борыч. Маргаринны эретергә, йомырка сытарга, чүпрә, сөт, тоз, он салып камыр басарга. Җылы урынга куеп кабартырга, аннары тигез, өлешләргә...

Камыр: 250 г маргарин, 1 йомырка, 0,5 стакан сөт, 2 стакан он, 1 чәй калагы чүпрә, 0,5 чәй калагы тоз.


Эчлек: 200-300 г сөяксез тавык ите, 3-4 бәрәңге, 2 суган, тоз, борыч.

Маргаринны эретергә, йомырка сытарга, чүпрә, сөт, тоз, он салып камыр басарга. Җылы урынга куеп кабартырга, аннары тигез, өлешләргә бүләргә (азрагын капкачка калдырыгыз), һәркайсын 10 ар см диаметрлы итеп җәяргә.

Эчлек өчен тавык ите һәм бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга, тәменчә тоз, борыч кушарга һәм болгатырга. Әзер эчлекне җәемнәргә салып чыгарга, кырыйларын күтәртеп ябыштырырга, өстенә камырлы капкач ябып бөгәргә.

Өлеш 180 градуска кызулыктагы духовкада 40-45 минут пешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев