Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Милли бәйрәм якташларны очраштыра (Мөэмин-Каратай кешесе Новокузнецкида якташлары белән )

26 июньдә Новокузнецк шәһәрендә узган Шахтерлар Сабан туенда якташыбыз, тумышы белән Мөэмин-Каратай авылыннан булган Хәсәншин Ягъфәр ага белән кабат очрашырга насыйп булды.

 

Беренче тапкыр Ягъфәр ага белән узган ел Кемерово Сабан туенда очрашкан идек без. Менә быел да кабат авылдашым белән күрештек.
 Язмыш кешене кайларга гына илтми... Ягъфәр ага 17 яшеннән Кемеровада шахтер хезмәтен башкара.Фидакарь хезмәтләре өчен хөкүмәт бүләкләренә лаеклы дип табыла.

Кеше кайларда гына көн итсә дә аның күңелендә туып-үскән ягы, туган нигезе. Туган җиреннән читтә яшәүче Ягъфәр абыйның уенда Татарстан, туган җире Мөэмин-Каратай.  Сагынулары чиктән ашса ул кулына  якын сердәше-гармунын ала. Гармун моңы аны гаҗәеп гүзәл табигатьле туган ягына алып кайта!

Ягъфәр аганың  туган җирен сагынуы һәр сүзендә сизелә.Тальян гармунда өздереп уйнавы да әнә шул хакта сөйли. 82 яшьлек Ягъфәр аганың  татар гармунында халкыбыз көйләрен үзәкләргә үтәрлек итеп уйнавы сокланырга мәҗбүр итә!
Милли бәйрәмдә шулай ук Ягъфәр  аганың улы Хәсәншин Рәмис абый һәм килене Гүзәлия ханым белән дә очрашырга насыйп булды.

Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев