Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Район авыллары мәчетләрендә дини-әхлакый лагерьлар эшләде

Шәһәрдәге мәчеттә һәм кайбер авылларыбыз мәчетләрендә балалар өчен әхлакый-сәләмәтләндерү курслары эшләде. Балалар ял белән бергә ислам һәм әдәп-әхлак нигезләрен дә өйрәнде.


Быел Түбән Чыршылы авылы мәчетендә беренче тапкыр әдәп-әхлак һәм дини тәрбия алу максатыннан лагерь оештырдылар. Лагерь турында авылдан, Минзилә ханым Улановадан сораштым. Ул балаларны каршы алып, озатудан тыш, Ислам дине дәресләре дә алып барган. Лагерьда укытучылар Резеда ханым һәм Хәмидә ханым эшләгән. 14 бала биредә дин дәресләре алды, уеннар уйнады, чисталыкка, игелеккә өйрәнде. “Башка авылларда лагерьлар оештырылуын ишетеп торабыз, Аллаһыга тапшырып, без дә бу эшкә алындык быел. Башта апалар, әбиләрне чакырып, сөйләштек, киңәштек. Алар да хупладылар, ярдәм итәрбез, диделәр”, - ди Минзилә апа. Ә лагерьнең соңгы көне тагын да истә калырлык итеп үтә. Балалар лагерьда өйрәнгәннәре буенча имтихан тапшырганнар. Әлбәттә, күп итеп бүләкләр кабул итеп алганнар.

Бер төркем малайлар-кызлар каникулда Сугышлы мәчете лагерена йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар. Мәчеттә лагерь икенче ел рәттән оештырылды. Егерме бала гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышкан, хәрәкәтле уеннар уйнаганнар, кул эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр, конкурслар узган.

Балалар белән укытучылар Фәния ханым Галимова, Фәридә ханым, Гөлнара, Эльвира көнлек режим буенча ун көн дәвамында шөгыльләнгән. “Балалар эрудициягә кагылышлы уеннарны яраттылар, тиз отып алдылар, балаларыбыз акыллы, аллага шөкер”, - ди Фәния Галимова.

Аның әйтүенчә, мастер-класслар – балалар өчен файдалы шөгыль. Бу дәресләрдә беләзекләр ясаганнар, ә печенье ясап, аны пешереп, печенье белән тәмле итеп чәй эчү – шулай ук истә калган күңелле көн.

Шулай ук Урдалы авылында да мәчет каршында лагерь эшли .

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 23 июнь санында укыгыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев