Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның күпчелек авыллары маскировка челтәрләре үрүгә кереште

Бу көннәрдә районыбыз авылларыннан маскировка челтәре үрергә тотынучылар турында хәбәрләр алдык.

Бүгенге көндә районыбызның күпчелек авылларында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә маскировка челтәрләре үрүгә кереште.

Мөэмин-Каратай авылы да бу эшкә кушылуы турында язган идек.

Яңа Иштирәк

Яңа Иштирәк авылы башлыгы Гөлия Мәүлетова авылдашларына маскировка челтәре үрү буенча эш башларга тәкъдим иткәч, аны хуплап алганнар. Ветераннар советы рәисе Нурия Сәлманова олы яшьтәгеләрне дә чакырган. Өчкә унике метр зурлыктагы маскировка челтәрен 3 көн эчендә үреп тә бетергәннәр, аннары икенчесенә тотынганнар. “Йөрәк җылыбыз белән бәйләдек”, - ди Нурия ханым.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова әйтүенчә, бу эштә халык активлык күрсәткән, хәтта дискотекага килгән яшьләр дә үз өлешләрен керткәннәр. “Төрле яшьтәге халык килде. Алар төрле вакытка бүленделәр”, - ди Гөлия Рәфгатовна.

Иртәнге 9 белән 11 сәгать аралыгында, 14.00-16.00 сәгатьләрдә һәм кичке якта, 18.00 сәгать тирәсендә килгәннәр.

Материалны шәһәрдәге шәхси эшмәкәр Елена Михалева аша кайтартканнар. Шулай ук авыл халкыннан өйләрендә кирәксезгә ятучы ак челтәрләрне дә соратканнар. Беренче маскировка челтәре тепловизор аша үткән, аны илтеп тапшырганнар. Хәзер икенчесен үрәләр, анысы да 3х12 метр зурлыгында. Алда – өченчесен дә үрергә планнары.

Моннан тыш Яңа Иштирәк халкы өйләрендә хәрбиләргә саклану чарасы буларак, ак төстәге береткалар тегәләр, андыйлар 100 данә булган инде.

Урдалы

Урдалы авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова авылдашларына игелекле эшкә кушылырга тәкъдим иткәч, әлбәттә, битарафлык күрсәтмәгәннәр. Авыл мәдәният йортында эшне башлаганнар. Маскировка челтәре үрү өчен каркасны мәктәпнең хезмәт укытучысы Альберт Минәхмәтов ясап биргән.

Каркас шактый зур, өчкә ун метр зурлыкта килеп чыккан. Эш процессына төшенү өчен Гөлшат Әхмәтова Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова янына барып кайткан (сүз уңаеннан, Сугышлы халкы 18нче маскировка челтәрен үрә). “Андагы уңган кызлар эшләү җаен күрсәтте һәм без аннары апалар, ир-атлар тырышлыгы белән эшне башлап җибәрдек”, - ди Гөлшат ханым. Ак материалны аларга да шулай ук шәһәрдән эшмәкәр Елена Михалева биргән.

Моннан тыш, халык та сандыкта тик кенә яткан ак төстәге тукымаларны алып килгәннәр. Шулай бердәмлек күрсәтеп, якын көннәрдә үреп бетерергә җыеналар.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында 24 ноябрь санында булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев