Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылы халкы кич утырып маскировка челтәрләре үрә (+ фотолар)

Бер карасаң тормыш гадәттәгечә дәвам итә сыман. Фасылларны фасыл алыштыра, озын төн узуга сызылып алсу таңнар ата. Әмма күңел белән сизеп, тоеп торам... Җан тыныч түгел, борчу бар...

 Малайлар, оныклар, туганнар, егетләр, ир-егетләр, якыннар ил азатлыгы өчен яуда, халыкча әйтсәк, ил чигендә, Ватан сагында...

Мин гомер иткән Мөэмин-Каратай авылыннан да ил азатлыгын яклаучы егетләр барын беләм. Барча халык, шул исәптән Мөэмин-Каратай авылы да кулдан килгәнчә җиңүне якынайту өчен ярдәм итәргә тырыша. Бүгенге көндә төрле яшьтәге хатын-кызларыбыз мәдәният йортының залында, яудагы ир-егетләргә булышу максатыннан,  изге эшкә алынды - саклану челтәрләре үрә башлады.

Мөэмин - Каратай авылы җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә, бу саваплы хезмәткә башлап алынучы, талантлы гармунчы, җырчы, үзе дә үзенчәлекле көйләр иҗат итүче Әхмәтшин Хаҗиморат икәнелеген дә әйтеп узасы килә. Ил төкерсә, күл була дигәндәй, күмәк эш матур гына башланып китте. Маскировка өчен кирәкле чүпрәк-чапракны хатын-кызлар үзләре белән алып киләләр.

Бернинди зар-моң юк... барысының да күңелендә, уенда бер генә теләк: якыннарыбыз тизрәк дошманны тар-мар итсеннәр дә, аларны күз карасыдай көткән гаиләләренә, сөйгәннәренә, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!

Әле күптән түгел генә, берничә ай элек, “Шомырт яфраклары коела” исемле шигырь язган идем. Әлеге иҗат җимешен дә халык күңелендә, туар таңнарга өмет уятсын иде дигән теләктә калам!

Шомырт яфраклары коела

Бүген никтер телефоны дәшми,
Шалтыратсын иде бу бала.
Сүрән сентябрьдә шомыртлардан
Кызгылт яфраклары коела...

Бер карасаң бар да әйбәт төсле,
Бик еракта йөри тик уйлар.
Җылы өйдә күңел йомшап китә,
Кайтсын иде җиңеп малайлар!

Әтисе дә урын тапмый йөри,
Сурәтенә бага улының.
Улы исә сәлам бирә әнә,
Чигәсенә куеп уң кулын!

Изге җир бар, аннан якыны юк,
Күз карасы, изге ул Ватан.
Бу дөньяда менә ир-егетләр
Илен саклар өчен яралган!

Борчылмагыз, таңда кояш балкый,
“Әни”-диеп дәшәр улы да.
Һәр ел шулай, сүрән сентябрьдә
Шомырт яфраклары коела!

Изге эштә үзе теләп катнашкан авылдашларга ихлас күңелдән тирән рәхмәт белдерәсе килә. Әлеге шәфкатьле адым җиңү көнен якынайтуга этәргеч бирсен иде!

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев