Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Район китапханәләре “Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында кайгырту көне» акциясенә кушылдылар

Лениногорск районы китапханәләре волонтерлар белән берлектә “Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында кайгырту көне» акциясенә кушылдылар.


Үзәкләштерелгән китапханә челтәрләре  хезмәткәрләре патриотик сәгатьләр, хәтер сәгатьләре үткәрделәр. Катнашучыларга һәм волонтерларга Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү кирәкле гамәл булуын төшендерделәр.

Мичурин авыл китапханәсе “Хәтерлибез. Яратабыз. Горурланабыз” дигән хәтер сәгате уздырды.  Әлеге очрашу Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәле янында өмә белән тәмамланды.

Куакбаш, Урмышлы, Яңа Чыршылы, Зәй-Каратай, Керкәле, Мордва - Кармалка авыл китапханәләре һәм башка авыл китапханәләре, волонтерлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик өмәләр үткәрделәр.

Акциядә катнашучылар чүп-чар һәм корыган яфракларны җыештырдылар, һәйкәл янында себерделәр. Барысы да зур хезмәт һәм тырышлык куйдылар, дип хәбәр итә Үзәк китапханә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X