Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабикколда Ленин урамында урамдашлар очрашуы

Күңелгә җылылык биргән бик матур очрашуда булып кайттык. Ул Сарабиккол сабан туе көнендә кич белән узды. Шушы очрашу турында язарга кулыма каләм алдым.


Сабан туе бер-берсен сагынышкан  аваылдашларыбызның, онытылмаслык очрашу, күрешү  көне дә.  Көндез бәйрәм тәмамлангач,  кичке чаралар, очрашулар дәвам итте. Сарабиккол мәктәбе директоры Сәлимә Гатина   авлыбызның иң матур урамнарыннан булган Ленин урамы халкын кичке җыенга чакырып, бик күңелле бәйрәм оештырды. 

Бер-берсен сагынышкан урамдашлар очрашуы күңелле дә, моңсу да хатирәләрне яңартты. Гөрләп узган яланаяклы балачагыбыз, мәктәп еллары күз алдыбыздан үткәндәй булды.  Бакыйлыкка күчкән әби-бабалар, әти-әниләр, укытучылар турында  матур истәлекләребез белән бүлештек, аларны тирән хөрмәт белән сагынып искә алдык. Авылыбызның горурлыгы булган  Советлар Союзы Герое  Гыйльми  Багаутдинов та шул урамда туып-үскән бит, аны да  искә алды авылдашларым. Гомумән, бу урамнан, бу авылдан чыккан кешеләр – халкыбызга армый-талмый  хезмәт итеп, тормыштан ямь табып яшиләр. Очрашуда Менделеевск, Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә яшәүче авылдашлар катнашты.   

Рәзинә Бадгутдинова.       

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

                                                                                                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев