Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгердә спорт мәйданчыгы ачылды

Шөгердә Чкалов мәктәбе территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. "Ул федераль программа нигезендә төзелде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, авыл башлыгы Радик Гафиятуллин, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты, ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наилә Исмәгыйлева. - Мәйданчыкны төзегән подрядчы оешмаларны...

Шөгердә Чкалов мәктәбе территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

"Ул федераль программа нигезендә төзелде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, авыл башлыгы Радик Гафиятуллин, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты, ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наилә Исмәгыйлева.

- Мәйданчыкны төзегән подрядчы оешмаларны бүләкләделәр. Биредә футбол, волейбол мәйданчыгы бар, спорт тренажерлары куелган. Мәктәп укучылары гына түгел, авылдагылар да бирегә килеп шөгыльләнә ала. Чарада мәктәпнең "Самостоятельные дети» наркотикларга каршы проектында катнашучылар мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә "Казан өчен тавыш бир" дигән флешмоб оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев