Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгерлеләр "Тукай әкиятләрендә кунакта" булды

26 апрель көнне Шөгер "Тургай" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Тукай әкиятләрендә кунакта" дип аталган бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәм чарасын татар теле тәрбиячесе Кашипова Рамилә Наил кызы алып барды. Бәйрәмгә Г. Тукай әкиятенең геройлары: Су анасы, Шүрәле, Былтыр, малай белән Акбай килделәр.

Балалар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.

Авылыбызның китапханәсендә эшләүче Светлана Владимировна да балаларга Г. Тукай турында сөйләде, китаплары белән таныштырды.

Бәйрәм ахырында  рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясап, балаларга грамоталар тапшырылды.

\

Бәйрәм чарасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шөгерлеләр "Тукай әкиятләрендә кунакта" булды