Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлыда бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үтте (+фотолар)

Элек әбиләребез чиккән сөлгеләр сандыклардан, шкафлардан чыкты, Сугышлы авылы халкы аларны мәдәният йортына алып килде. Биредә Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырылды.


Шулай ук Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы да бара. Әлеге күргәзмәдәге чиккән сөлгеләр, чиккән кулъяулыклар, тукыган сөлгеләр шушы теманы да колачлый.

“Элек бит кич утырып, сөлгеләр чиккәндә бәетләр дә укыганнар, мөнәҗәтләр дә көйләгәннәр. Без мәдәният йортында авылыбызның ак әбиләре катнашында “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр һәм бәетләр” дигән чара үткәрергә дип планлаштырган идек. Авылның гореф-гадәтләрен барлап, рухи кыйммәтләрне онытмаска иде”, - ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сиринә Галимова.

Кичәгә олы буын апалары, ак яулыклы әбиләр килгән. Сугышлы мәктәбендә 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Сания Морадымова берничә ел элек хаҗда булып кайткан. Ул андагы хис-тойгыларын, кичерешләрен яңа гына изге җирдән кайткан хаҗия сыман сөйләгән. Аннан алып кайткан истәлекләр матур бер мизгел булып тора, дигән. Шулай ук мәктәптә директор булып эшләгәндә укучыларны Болгар җиренә дә алып барырга туры килгән аңа.

Кичәдә Әкълимә апа Ялалова күңелләргә үтеп керерлек итеп бәетләр башкарган. Бәет башкару өчен дә осталык кирәк бит. “Укыйк Коръән”, “Сабыр итик”, “Аллаһы Тәгаләгә ялвару” бәетләре беркемне дә битараф калдырмаган. Әкълимә апа – авылның ак яулыклы әбисе. Ул колхозда, аннан балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга киткән. Дини белемнәр үзләштергән, хәзер үзен Коръән мәҗлесләренә  укырга  чакыралар.

Чарага килүчеләр арасында, бәет тыңлаттыручылар, мәсәлән, Роза Гайнетдинова “Разия бәете”н авылдашларына укыган.
Сугышлы мәдәният йортында узган кичә һәркем күңеленә хуш килгән.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев