Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы укучылары сайт ясап җиңгәннәр

III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре арасында Лениногорск районы укучылары да бар. Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла. Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча,...

III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре арасында Лениногорск районы укучылары да бар.


Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашкан. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.

Быелгы бәйгедә призлы урын алган сайтлар арасында районның Урмышлы мәктәбенең "Кыңгыраулар" сайты бар. Аларның сайтын bezmek.jimdo.com буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татнет