Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы мәктәбе - барлыгы белән җаннарны тарткан белем учагы

Урмышлы мәктәбендә бай эчтәлекле очрашу узды.

Мәктәпкә шәһәр һәм районыбызда эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре: хакимият башлыгы урынбасары Рафикова Гөлфирә, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рафикова Тәслимә, шулай ук алдан килешенгәнчә, Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, “Чишмә” берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, музыкант, композитор Гөләндәм Кәбирова, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, мәгариф идарәсенең милли тәрбия эшләре методисты Сафиуллина Римма килде.

Әлмәт шәһәре 1 нче номерлы лицееның директор урынбасары, Урмышлы мәктәбендә оештырылган “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе Айгөл Хәбибуллина һәм ветеран укытучылар-Татарстанның атказанган укытучысы Мифтахова Сәгадәт Ханнанова Роза, Сәләхетдинова Тәслимә шулай ук очрашу кунаклары иде.

 “Ак калфак” оешмасының бүгенге эшчәнлеге хакында Рафикова Гөлфирә Мәҗит кызы чыгыш ясады, иң беренчеләрдән булып әлеге оешма  районыбызда нәкъ менә Урмышлы авыл мәктәбендә оешканлыгын асызыклап үтте.

     Рафикова Тәслимә Һади кызы хәзергесе вакытта Лениногорск “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкли. Ул “Ак калфак” оешмасының бүгене эшчәнлеге, киләчәктә оешма алдында торган бурыч-чараларга да кагылып узды.

    Урмышлы мәктәбендә оешкан “Ак калфак” оешмасына нигез салучы ул вакыттагы мәктәп директоры Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы. Һәм бүген дә биредә “Ак калфак” гөрләп эшләвен дәвам итә, яшь буында туган телгә, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Урмышлы мәктәбенең 9 сыйныфында укучы Сөмбел Хәбибуллина район-республика күләмендәге “Ак калфак” оештырган бәйгеләрдә беренче урыннарны яулый, актив катнаша, төрле бәйгеләрдә җиңүче дип таныла.

     Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе Урмышлы мәктәбенең күптәнге фикердәше. Әлге аралашу элекеге мәктәп директоры Сәгадәт Имаметдин  кызы заманыннан ук килә.

Берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров Урмышлы мәктәбе белән “Чишмә”нең байтак еллар аралашуын билгеләп узды.

    Шагыйрә, музыкант, композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова каләмдәшләрнең сүзләренә иҗат иткән җырларын бүләк итте. Аның әнисе Хәйретдинова Гөлҗиһан апа тумышы белән Урмышлыдан.

Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова әлеге кичәдә әтисе Т. Шәмсуаровның “Авыл” дигән шигыре белән таныштырды. Т. Шәмсуаров  сүзләренә Людмила Аланлы иҗат иткән “Кояшлы Татарстан ” җырын бүләк итте.

     Мәктәпнең бүгенгесе дә ышанычлы кулларда. Сәгадәт апаның киңкырлы хезмәтен, эшчәнлеген аның укучысы, бүгенге белем учагы директоры Хәбибуллина Рузалия Наил кызы лаеклы дәвам итә. Шулай ук мондагы укытучылар коллективы да бер йодрык булып, куелган югары максатларга ирешә!  Аннары биредә өметле яшь шагыйрь-шагыйрәләр даими иҗат белән шөгыльләнә.

   Без әле Урмышлы авылының китапханәсе белән дә таныштык. Мин китапханәче дә буларак, китапханәче Галиева Гөлия Риза кызының китапханәсе, аның тынгысыз эшчәлеге белән дә танышу бәхетенә ирештем.

 

 

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урмышлы мәктәбендә бай эчтәлекле очрашу узды