Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яшь эшмәкәр мәктәбенә заявкалар кабул ителә

14 - 16 апрельдә Казанда Яшь эшмәкәр мәктәбе (эшен башлап җибәрүче фермер) узачак. Күп практик дәресләр була, фермерларның эше белән танышу, алдынгы хуҗалыклардан тәҗрибә алу оештырылачак. Шулай ук мастер-класслар каралган. Уку төп өч юнәлеш буенча барачак: игенчелек, терлекчелек һәм механизация. Катнашу өчен 18 дән 35 яшькәчә үз бизнесларын авыл хуҗалыгы...

14 - 16 апрельдә Казанда Яшь эшмәкәр мәктәбе (эшен башлап җибәрүче фермер) узачак.

Күп практик дәресләр була, фермерларның эше белән танышу, алдынгы хуҗалыклардан тәҗрибә алу оештырылачак. Шулай ук мастер-класслар каралган. Уку төп өч юнәлеш буенча барачак: игенчелек, терлекчелек һәм механизация.

Катнашу өчен 18 дән 35 яшькәчә үз бизнесларын авыл хуҗалыгы тармагында ачарга теләүче, бер елдан әзрәк крестьян-фермер хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән яшьләр чакырыла.


Катнашу өчен заявканы 10 апрельгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтында калдырырга кирәк .

Һәр катнашучыга сертификат тапшырыла. Оештыру комитеты телефоны: 221-75-97.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев