Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Югары Чыршылының ак халатлы шәфкать иясе

Югары Чыршылы авылының “скорые” ул –  Саҗидә Гәрәева.

Ак халатлы шәфкать туташы Әлмәт якларыннан бу авылга килен булып төшә. Аны авыл халкы тиз арада үз итеп ала. Якын итмәслекмени? Менә 1988 елдан бирле ул бу авыл халкы өчен үз кызына әйләнгән.

-    Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәк тә, эһ тә итмичә, килеп җитә, тиешле ярдәмен күрсәтә, - дип сөйли Югары Чыршылыдан Гөлсинә Ибраһимова. – Без Саҗидәгә еш мөрәҗәгать итәбез. Күп тапкырлар ирем Иреккә зур ярдәм итте, яшәү чыганагы бирде. Ачык йөзле, мөлаем Саҗидәбез берүк исән-сау эшли күрсен, без аңа бик зур рәхмәтләр әйтәбез, - ди Гөлсинә апа. 

Югары Чыршылыдагы медпункт хәзер иске хәлдә инде. Шулай да халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча эшчәнлек яхшы бара, монда игелекле Саҗидә апаның роле бик зур. Ул санитарка ролендә дә: медпунктка су алып кайта (чөнки су кертелмәгән, су юк). Канализациясе булмаса да, медпункт үзе җылы, дип, авыруларны  шатланып, ачык йөз белән кабул итә. Шул арада чакырулар буенча өйләргә дә йөгерә.

“Тәүлекнең төрле чагында авырулар янына барырга туры килә. Авылда хәзер күпчелеге – олы яшьтә. 1 яшькә кадәрле 1 бала бар. Гомумән, 9 бала. Элек, мин эшкә килгән елларны 500ләп халык иде. Балалар да шактый булды”, - дип сөйли  Саҗидә апа. Кеше саны ким дип, эш күләме кимеми, әлбәттә. 


Түбән Чыршылы авыл башлыгы Нурия Хәйруллина әйтүенчә, Саҗидә ханым 2015 елдан 2020 елга кадәр авыл депутаты булганда, бер проблемага да битараф калмаган. “Ялгыз яшәүче өлкән кешеләр,  авыр хәлдәге гаиләләргә бергә киңәшеп, йортларына барып, кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтеп эшләдек”, - ди авыл башлыгы.
Саҗидә Гәрәеваның тормыш иптәше дә ярдәмчел кеше дип билгеләп үтте Нурия ханым. 

Гәрәевларның өч баласы үз тормышлары белән көн күрәләр. Әниләренең билгеле эш сәгате юк икәнен күрептер инде, балаларның берсе дә медицина юлын сайламаган. Ә биш онык – әби-бабайның шатлыгы кына.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев