Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Белеп тору зыян итмәс

Йомырка турау Пешкән йомырканы салатка ничек вакларга? Пычак белән тураганда яки угычтан уганда өстәлгә йомырка сарысы яки агы кисәкләре коелып кала, кул пычрана. Бик җиңел һәм гади ысулы: йомырканы калын тышлы стаканга салыгыз да шунда гына пычак белән ваклагыз. Шул рәвешле салат өчен берьюлы берничә йомырканы күз ачып йомганчы турап...

Йомырка турау
Пешкән йомырканы салатка ничек вакларга?
Пычак белән тураганда яки угычтан уганда өстәлгә йомырка сарысы яки агы кисәкләре коелып кала, кул пычрана. Бик җиңел һәм гади ысулы: йомырканы калын тышлы стаканга салыгыз да шунда гына пычак белән ваклагыз. Шул рәвешле салат өчен берьюлы берничә йомырканы күз ачып йомганчы турап бетерергә була.
Май салмыйча кыздыру
Тавыкны авыз суларын китерерлек дәрәҗәдә бик тәмле итеп ничек кыздырырга?
Кайберәүләр аны берничә сәгать майонез яки кефирда, икенче берәүләр лимон согы яки минераль суда тота. Тик итне башкача да кыздырырга була. Табага эре тоз сибеп (юка гына катлам ясагыз), өстенә тавыкны салыгыз һәм 40 минутка газ миченә куегыз. Болай эшләгәндә, ит көйми һәм бик тиз кыза.
Этикетка эзе
Этикеткасын куптарып алганнан соң тәлинкә-чынаяк кебек товарларда ябышкан кәгазь кала һәм аны берничек тә бетереп булмый. Этикеткалар яки ябышкак тасма эзләреннән үсемлек мае ярдәмендә котылырга мөмкин. Мамыкны майга чылатып, этикетка эзенә куеп торыгыз. Май ябышкак катлам составына кергән компонентларны эретә. Шуннан соң май эзен кәгазь салфетка белән сөртеп аласы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр

2
X