Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскиның Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында эшләр тулы куәтенә бара (фотолар)

Лениногорскида Үзәк район хастанасе поликлиникасында зур ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Күптән түгел район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков биредәге эшләр белән танышты, субподрядчы оешма вәкилләре белән сөйләшү алып бардылар.


Поликлиникада ремонт эшләре ел башыннан башланды. Эш тиешле графикта башкарыла. Монда бик күп эш төрләре башкарыла. Җылылык системасы, вентиляция системасы, канализация, су белән тәэмин итү системалары ясала. Пациентлар кабул итү кабинетлары да башкача төсмер алачак.


Төзелеш планеркасында Рәгать Хөсәенов эшләрнең сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиешлегенә басым ясады.


Поликлиниканы әзер килеш август аена тапшыру планлаштырылган, бу хакта муниципаль район сайты хәбәр итә.


Поликлиника ремонты проект карары “Дружелюбная поликлиника” стандарты буенча башкарыла.


Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1201982.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поликлиника дружелюбная поликлиника