22 май 2018 яңалыклары
-
Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укытуны гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри предмет өлешендә саклау өчен петициягә 33 меңнән артык кеше кул куйган.
-
Музейлар көнендә лениногорскилылар музей бинасын кочаклады (ФОТОЛАР)
18 май - Халыкара музейлар көне булып узды. Шул уңайдан шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда кызыклы чара узды.
-
Яман шеш гены ачыкланган
Мондый максатка Тайвань Фәннәр академиясенең Биомедицина технологияләре институты белгечләре ирешкән.
-
Лениногорскилы поездда телефон урлаган
Тобольск федераль судьясы лениногорскилыны 250 сәгатьлек мәҗбүри эшкә эшләтергә дигән карар чыгарган. Лениногорск кешесе караклыкта гаепләнә.
-
Интернетта утыручы яшүсмерләр колагына: ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯДА САК БУЛЫРГА КИРӘК!
Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Менә бу кагыйдәләр белән танышып чыксаң, аларга җитди карасаң һәм алар белән дусларыңны таныштырсаң – күп кенә начар нәрсәләрдән ерак булырсың!
-
Паспорт ясатуга пошлина арта
Чит ил паспорты ясаткан өчен дәүләт пошлинасы 3,5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арта.
-
Балачак 30 яшькә кадәр озайтыла
“Бердәм Русия” партиясенең Бөтенрусия “Юнәлеш 2026” конференциясендә илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова киләчәктә 30 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләрнең бала статусында булачагын белдерде. Бүген бөтен дөньяда балачак 21 яшьтә тәмамлана.
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды
Лениногорскида 20 майда грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды.
-
Ярдәм кирәк! Пятилетнему Мише нужна срочная операция и ваша поддержка
Благотворительный фонд World Vita начинает сбор средств для помощи малышу с пороком сердца.
-
Лениногорскилылар, безне июньдә 2 көнлек эш атнасы көтә
Татарстанда яшәүнең бик күп уңай яклары бар. Шуларның берсе — бәйрәмнәрнең бераз гына булса да күбрәк булуы. Май ае ял көннәренә бай булды. Татарстан халкы өчен июнь дә тиз узачак! Июньдә безне тагын 2 көнлек эш атнасы көтә!
-
Казан аэропортына ашыгыч рәвештә Мәскәү-Новосибирски самолеты төшкән
Казан аэропортына ашыгыч рәвештә Мәскәү-Новосибирски самолеты төшкән. Бортта пассажирның хәле начараю сәбәпле, самолет тукталырга мәҗбүр булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Лениногорскиның Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында эшләр тулы куәтенә бара (фотолар)
Лениногорскида Үзәк район хастанасе поликлиникасында зур ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Күптән түгел район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков биредәге эшләр белән танышты, субподрядчы оешма вәкилләре белән сөйләшү алып бардылар.
-
Лениногорскилылар “Мин Шишкин кебек ясыйм” конкурсында катнашты
Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Мин Шишкин кебек ясыйм” республика конкурсында катнашып, призлы урыннар алды.
-
Таһир Шәмсуаров язмасы: "Хурлыклы җиңелү"
Җанатар фикере
-
Урдалыда яшәүче Касыйм абый бәрәңге утырту өчен җайланма уйлап тапкан
Урдалы авылында гомер итүче Касыйм абый Хәеров, үзе уйлап табып, бәрәңге утырту өчен тагылма агрегат ясаган.