Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Куакбаш китапханәсендә төн “үткәргәннәр” (ФОТОЛАР)

22 апрель көнне Россиядә күп кенә китапханәләрдә "Китапханәдә төн" яисә "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган акцияләр үтте. Безнең Куакбаш авылы китапханәсе дә бу акциядән читтә калмады, дип язалар китапханәдән. Без балалар өчен "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган чараны инде өченче ел рәттән үткәрәбез. Аны балалар түземсезлек белән көтеп...

22 апрель көнне Россиядә күп кенә китапханәләрдә "Китапханәдә төн" яисә "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган акцияләр үтте. Безнең Куакбаш авылы китапханәсе дә бу акциядән читтә калмады, дип язалар китапханәдән.
Без балалар өчен "Китапханәдә эңгер - меңгер" дип аталган чараны инде өченче ел рәттән үткәрәбез. Аны балалар түземсезлек белән көтеп ала. Быелгысы кино елына багышланды. Балаларны мәдәният йортының фойесыннан ук кызыклы конкурс - викториналар көтә иде: алар төрле әкиятләрдән һәм мультфильмнардан викторина сорауларына җавап бирде, "Иң оста әкият сөйләүче" конкурсында катнашты.
Аннан соң барлык балаларны китапханәгә мульткафега чакырдык. Китапханә кафе стилендә бизәлгән иде. Биредә К.Чуковскийның "Телефон" һәм "Путаница" әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Кафе булгач, әлбәттә, балаларга соклар һәм татлы ризыклар да тәкъдим ителде. Рәхәтләнеп мультфильмнар карагач, кино төшерү студиясенә юл алдылар. Биредә алар төрле кызыклы конкурсларда үзләренең актерлык осталыкларын тикшереп карадылар. Бәйрәм " Күңелле дискотека" белән дәвам итте,балалар рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.
Шушындый кызыклы чаралар балалар күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләргә, аларны китапханәләргә тагын да ныграк тартырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библионочь