Заман сулышы

Лениногорскида Салават концерт куйды

Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның 27нче сезон концерты зал тулы тамашачы белән үтте. Лениногорскилылар ярата икән җырчыны: балкон тулы, залда хәтта урындыклар куеп утырдылар, чәчәк бирүчеләр дә булды. Ул ел саен безнең якларда концерт куймыйча калмый, бу юлы аның белән Фирзәр Мортазин да килгән иде. Концерт программасында Салаватның яңа җырларын...

Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның 27нче сезон концерты зал тулы тамашачы белән үтте.
Лениногорскилылар ярата икән җырчыны: балкон тулы, залда хәтта урындыклар куеп утырдылар, чәчәк бирүчеләр дә булды. Ул ел саен безнең якларда концерт куймыйча калмый, бу юлы аның белән Фирзәр Мортазин да килгән иде. Концерт программасында Салаватның яңа җырларын ишеттек, аларның темалары төрле: туган як, туган тел, мәхәббәт, бик иртә арабыздан киткән бөек шәхесләргә багышланган, шулай ук табиблар турында. Берничә җыры элекке репертуарыннан яңгырады. Унбиш ел аның янында булган Ядкәр Хәбибуллин белән яшь егет Таһир Гайнуллин алып барды. Җырчы кызлары да яңа - үзенең студентлары иде. Баянда уйнаучы, үзе үк җырчы алар белән икенче сезон бергә булган егет Әлфис Галиуллин да аның шәкерте булып чыкты. Баянчы Илфат Шәехов Салават белән тугызынчы сезон бергә икән инде. Концерт ике сәгать ярым барды, әмма җырчыны тыңлап туеп булмады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: