Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилы  Раиль Гыйззәтуллин җиңүчеләр арасында 

Танылган җырчыбыз  Раиль Гыйззәтуллин  16 ноябрь көнне  Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Безнең заман» фестиваленең гала-концертында  сәхнә тотты. 

Ул әлеге мәртәбәле конкурста дүртенче ел рәттән катнаша. Талантлы егетебез быел да уңышлы чыгыш ясады. Аның җыр осталыгы югары бәяләнеп, якташыбыз  “Вокал” номинациясендә өченче  урынга ия булды. Раильны чираттагы җиңүе белән  тәбрик итәбез! 
«Безнең заман» фестивале ТР Президенты РөстәмМиңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Әлеге фестиваль төрле өлкәләргә караган оешмаларда хезмәт куючы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗат сөючеләргә  аерым-аерым да, оешма командасын туплап та катнашырга  мөмкинлек бирә. 

фото: Раил Гыйззәтуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X