Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның "Пируэт" ансамбле гран-при алып кайтты

“Пируэт” үрнәк бию ансамбле Санкт-Петербургтан иң югары бүләк – гран-при белән кайтты.

Әлеге шәһәрдә “Магия танца” фестиваль-конкурсы узды. Конкурска 74 номер тәкъдим ителгән булган. Гала-концертта катанашу өчен иң яхшы сигез номерны сайлап алалар. Анда безнең “Пируэт” ансамбленең кечкенә “гөмбәләр” биюе дә керә. Нәтиҗәдә, алар иң югары бүләк – гран-при яулый. Җитәкчесе Зөлфия Витаковага иң яхшы куелыш өчен кубок тапшырыла. 7 яшьтән 9 яшькә кадәрге кыз-малайларның катлаулы биюне оста итеп башкарулары жюридагыларны сокландырган. Ансамбль Санкт-Петербургта декабрь аенда узачак яшьләр һәм балалар халыкара конкурсына чакыру алган.
 

фото "Пируэт" бию ансамбле тарафыннан тэкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев