Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Бердәм дәүләт имтиханнарының яңа расписаниесе билгеле

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

 

Бу көнне мәктәп укучыларының география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология кебек предметлардан белемнәрен тикшерәчәкләр.

11 июньгә – рус теле, 15 июньгә – база һәм профиль дәрәҗәләрендәге математика, 18 июньгә – тарих һәм физика, 22 июньгә җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан билгеләнгән. Мәктәп укучылары чит телләрне 25 июньдә тапшыра башлаячак, 26 һәм 29 июньдә әлеге имтиханнарны телдән бирәчәкләр.

Шулай ук Төп дәүләт имтиханы да күчерелмәячәк. Министрлык Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә расписаниенең яңа проектын әзерләгән. Ул норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән. Элегрәк Кравцов, дистанцион укуны озайтырга туры килсә, Бердәм дәүләт имтиханнары кабат күчерелергә мөмкин дип белдергән иде. Әмма әлегә мондый карар юк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X