Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала

Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

 

“Дәресләр, дәрестән тыш түгәрәкләр режимын, шулай ук биш яки алты көнлек уку атнасын эшләү мәктәп компетенциясендә. Бу конкрет белем бирү учреждениесе һәм аны гамәлгә куючы вәкаләтләрендә. Мәктәпләрне гамәлгә куючы булып, муниципаль хакимият органнары санала. Мин бу эшне муниципалитетларга күчермим, бу мәсьәләләрне кайда хәл итәргә кирәклеген генә аңлатам”, - диде министр.

Аның фикеренчә, бу сорауны бер калыпка салып карарга ярамый. “Укытучы укытучыга, ата-аналар да бер-берсенә охшамаган, шуңа бөтен республика өчен имзалар җыярга кирәкми, чөнки һәр мәктәпнең үз программасы, һәм ата-аналар баласын кайбер фәннәр тирәнтен өйрәтеләчәген белеп биргән”, - диде.

Министр сүзләренчә, бу сорауларны ата-аналар комитеты һәм мәктәп администрациясе хәл итә ала. "Беркем көчләп такмый. Цивилизацияле, закон ягыннан аңлаешлы юллары бар”, - диде Рафис Борһанов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев