Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россия мәгърифәт министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

Мәгърифәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турындагы тәкъдимне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

Россия мәгърифәт министры урынбасары Виктор Басюкның хаты Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты сайтында басылып чыкты.

«Мәгърифәт министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы үсешен тәэмин итүнең мөмкин булган сценарийлары буенча тәкъдимнәрне, шулай ук күрсәтелгән максатларрга бюджет акчаларының өстәмә ихтыяҗына тиешле исәп-хисапларны җибәрде», - диелә документта.

Ведомство шулай ук Бөтенроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә укытучыларның хезмәт хакына мониторинг үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча педагогик эшнең нормасы атнасына 18 сәгать булган окладлар диапазоны ачыкланган. Иң түбән хезмәт хакы Мордовиядәге укытучыларныкы - 3,6 мең сум. Приморье краенда иң югары ставка теркәлгән - 22,3 мең сум.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/08-12-2019/rossiya-m-g-rif-t-ministrlygy-ukytuchylarga-hezm-t-hakyn-arttyryrga-t-k-dim-itte-5698579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев